«Китапта хатын-кыз язмышы: Чәчкә Заһированың тормыш бәяны» (12+)

18 апрель көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын легендар партизан-разведчик, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Чәчкә Миннегали кызы Заһировага багышланган кичә-портретка чакырды. Чара «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» проекты кысаларында үтте.

Чачка загирова
10ф. Участники мероприятия
10ф. Женская судьба за книжным переплетом
10ф. КВ

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы якынлаша. Ул еллар вакыйгалары тарих төпкеленә төшә бара һәм бүген һәрберебез өчен анда катнашканнарның хатирәләре кадерлерәк була бара. 

Чарада катнашучылар белән бергә без Чәчкә Миннегали кызының кырыс Бөек Ватан сугышы чорында һәм сугыштан соңгы елларда кичергәннәре турында хатирәләре һәм тормыш юлы белән таныштык. Бу истәлекләре белән ул үзенең «На пути к твоей Памяти» дигән китабында уртаклашкан. Автор әлеге китабын сугышның беренче, ид дәһшәтле елларында һәлак булган фронтовик әтисенә багышлады. Чара барышында электрон презентация күрсәтелде. Балалар Бөек Ватан сугышы партизаннары антын ишетте, аларның авыр вакытларда яшәргә көч биргән җырлары белән танышты.

Чарага китап күргәзмәсе әзерләнде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: